Н.С.Михалковның Кинематография һәм театр сәнгате академиясе бушлай онлайн мастер-класслар үткәрүен дәвам итә

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Н.С.Михалковның Кинематография һәм театр сәнгате академиясе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән бушлай онлайн мастер-класслар сериясен дәвам итә.

Мастер-классларда иҗади югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар, илнең төрле төбәкләрендәге  кино һәм театр индустриясендә үз эшләрен башлап җибәрүче белгечләр, шулай ук барлык теләүчеләр катнаша ала.

Программа кысаларында түбәндәге чаралар узачак:

25 сентябрь,12:00 – «Драматургия анализы. Режиссер һәм актерның роль өстендәге эше» онлайн мастер-классы. Әйдәп баручы киноактер, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Астрахан.

29 сентябрь, 14:00 – «Кино һәм тормыш. Режиссура, сценарий, актерлык осталыгы» онлайн мастер-классы. Әйдәп баручы театр һәм кино режиссеры, язучы, драматург, сценарист, шагыйрь, тәрҗемәче, продюсер Владимир Алеников.

Барлык онлайн-классларны ZOOM платформасында түбәндәге сылтама буенча карап булачак:

https://clck.ru/R3JK2

Конференциянең идентификаторы: 243 904 7505

Керү өчен код: 3108

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International