«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашында «Бөек Болгар» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

26-27 сентябрь көннәрендә Болгар шәһәре музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узачак.

«Бөек Болгар» - XIV-XV гасырлардагы тормыш һәм көнкүреш атмосферасына чуму мөмкинлеге ул. Фестиваль мәйданчыгында Алтын Урда, урта гасыр Европа һәм Русь сугышчыларының мавыктыргыч сугышларын күзәтеп булачак. Алардан тыш, кичке тамашалар, иҗади мастер-класслар, шулай ук зур ярминкә дә үткәреләчәк.

Матбугат конференциясендә Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, быел тамашачылар кызыксынуын арттырачак сюрпризлар планлаштырылган. Иң зур бүләк - чарага керүне бушлай итү булыр, мөгаен.

Шулай ук яңа мәйданчык барлыкка килү турында игълан ителде, анда озын кылыч, шпага, рапира һ.б. кораллар кулланып, көч сынашырга мөмкин булачак. Ләкин быел, кызганычка каршы, ат турниры үткәрелми.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль, гадәттә, җәй көне уздырыла, әмма пандемия аркасында, быел ул сентябрь аена күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International