31 сентябрьгә кадәр «Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» форум-фестиваленә гаризалар кабул ителә

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 26-29 ноябрендә Казанда «Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» форум-фестивале узачак. Аны оештыручылар - «Үзенчәлекле караш» начар күрүче кешеләргә ярдәм программасы кысаларында Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйрия фонды, «Инклюзион» иҗади проектларны гамәлгә ашыру үзәге, «Живой город» фонды һәм «Со-единение» сукырларга ярдәм фонды.

«Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» форумының максаты - динамик инклюзив җәмгыятьне формалаштыручы көч буларак региональ һөнәри җәмәгатьчелекне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерү. Форум-фестиваль төбәкләрдәге социаль театрның ничек үсүен һәм катлаулы  тормыш хәлендә калган кешеләр һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында оештырылган спектакльләрнең нинди сәнгать дәрәҗәсенә ирешә алуын күрсәтәчәк.

«Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» программасы өч Программаны үз эченә ала: театраль, белем бирү һәм дисциплинар. Тагын бер яңалык – фестиваль кысаларында төбәк иҗади оешмалары һәм активистлары өчен социомәдәни проектлар конкурсы узачак.

Форумга гаризалар  2020 елның 7 сентябреннән 31 сентябренә кадәр сайтта кабул ителә:  https://specialviewportal.ru/

Фестиваль программада катнашучыларны барып-кайту, яшәү һәм туклану ягыннан тулысынча тәэмин итә. Фестиваль нәтиҗәләре буенча экспертлар тарафыннан бер эш сайлап алыначак, ул  проектның федераль этабында – 2021 елда Мәскәүдә узачак II социаль театр форумы-фестивалендә - катнашачак. Шулай ук «Россиядә социаль театр. Идел буе округы» дип аталган җыентык нәшер  ителәчәк.

Фестивальнең рәсми сайты:

https://specialviewportal.ru/socialtheater/forum-festival-regions

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International