24 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Дуслык калейдоскобы» XV халыкара арт-симпозиумында һәм «BASHNYA» III Халыкара яшь рәссамнар лабораториясендә катнашучыларның эшләреннән оештырылган йомгаклау күргәзмәсе ачыла.
ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган проектлар Алабуга музей-тыюлыгында 16 сентябрьдә старт алды. Арт-симпозиум «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында бирелгән грант акчаларына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, Россия Рәссамнар берлеге ярдәмендә үткәрелә.
Симпозиумда Россиянең 19 төбәгеннән, шулай ук Төркиядән, Финляндиядән, Германиядән, Португалиядән, Үзбәкстаннан, Казахстаннан һәм Төрекмәнстаннан 40 танылган рәссам катнаша. «BASHNYA» проекты үзенә Удмурт дәүләт университетының Сәнгать һәм дизайн институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Кама сәнгать һәм дизайн институты студентларын җыйды.
Рәссамнар сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча оештырылган күпсанлы мастер-классларда катнашты, музейларда һәм күргәзмә залларында булдыһәм, әлбәттә, үз әсәрләре өстендә эшләде.