Татарстанда «Алтын битлек Казанда» фестивале старт ала
Бүген Татарстан башкаласында "Алтын битлек Казанда" фестивале старт ала. Аның кысаларында 23 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Казанда «П.Н.Фоменко остаханәсе» театры һәм А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры гастрольләре узачак.
Бүген Татарстан башкаласында «Алтын битлек Казанда» фестивале старт ала. Аның кысаларында 23 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Казанда «П.Н.Фоменко остаханәсе» театры һәм А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры гастрольләре узачак.
Әлеге проект Татарстан Президенты, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды.
«Алтын битлек Казанда» фестивале турында бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар һәм катнашучылар сөйләде.
Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Алтын битлек» театраль премиясе һәм фестивале генераль директоры Мария Ревякина, «Петр Фоменко остаханәсе» театры директоры Андрей Воробьев, Качалов театры сәнгать җитәкчесе – директоры Александр Славутский, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәбият-драматургия бүлеге мөдире Гөлшат Фәттахова җавап бирде.
Фестиваль кысаларында 23 һәм 24 сентябрь көннәрендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәхнәсендә режиссер Иван Поповскиның «Сон в летнюю ночь» спектакле күрсәтеләчәк. Аны «П.Н.Фоменко остаханәсе» театры тәкъдим итә.
Казан сәхнәсендә Карэн Бадалов, Галина Тюнина, Олег Нирян, Амбарцум Кабанян, Вера Строкова, Серафима Огарева, Александр Мичков, Юрий Буторин, Никита Тюнин, Андрей Казаков, Рөстәм Юскаев, Кирилл Пирогов, Степан Пьянков кебек артистлар чыгыш ясаячак.
5 һәм 6 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә режиссер Юрий Бутусовның «Добрый человек из Сезуана» спектакле күрсәтелә. Анда Александр Урсуляк, Александр Матросов, Анастасия Лебедева, Александр Арсентьев, Вера Воронкова, Андрей Сухов, Ирина Петрова, Александр Дмитриев, Анна Кармакова, Алексей Рахманов, Анна Бегунова, Иван Литвиненко кебек артистлар чыгыш ясаячак.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, баштарак бу көздә Казанда «Театраль көз» масштаблы проектын эшләтеп җибәрү планлаштырылган булган, әмма коронавирус пандемиясе аркасында төзәтмәләр кертелгән. Министр ниятләрне киләсе елда тормышка ашырып булыр дигән ышанычын белдерде, ә «Алтын битлек»нең Татарстанның башка шәһәрләрендә дә узуын теләде.
Очрашу ахырында Мәскәү кунаклары Татарстан Мәдәният министрына «Алтын битлек» символы төшерелгән истәлекле бүләк тапшырды.
«Алтын битлек» – театр сәнгате өлкәсендә абруйлы һәм дәрәҗәле бүләк кенә түгел, ә чын мәдәни институт та. Төрле елларда ул берничә җитди театраль проектларның инициаторы булды. «Алтын битлек» гастрольләр эшчәнлегенә аерым игътибар бирә, 2000 елдан башлап, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Россия шәһәрләрендә һәм Балтыйк илләрендә иң яхшы спектакльләр» программасын оештыра. Бу вакыт эчендә Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 130дан артык проект үткәрелгән.