ЮНЕСКО ярдәмендә үткәрелә торган «Сугыш эчендәге гуманлык» Халыкара балалар рәсемнәре конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Әлеге проект Фердинандо Пасколо иҗат иткән «Нинди гаҗәеп егет» тарихи хикәясенә нигезләнгән. Роман башта СССР территориясендә сугышкан, ә аннары Италиядә фашист режимына каршы партизан хәрәкәтендә катнашкан Италия солдаты турында.
Әлеге халыкара балалар рәсеме конкурсы 7-19 яшьлек балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен оештырылган. Конкурста гомуми белем бирү, сәнгать мәктәпләре, студияләр, түгәрәкләр, колледжлар, лицейлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары һәм 7-19 яшьләрдәге аерым затлар катнаша ала:
7-10 яшьлекләр
11-14 яшьлекләр
15-19 яшьлекләр
Конкурс түбәндәге җиде номинация буенча үткәрелә::
1. «Какой удивительный парень» (Фердинандо Пасколо китабы буенча)
2. «Буыннар бәйләнеше»;
3. «Мәңгелек хәтер» (һәйкәлләр һәм хәрби мемориаллар нигезендә);
4. Кайнар нокталарда һәлак булган журналистлар истәлегенә;
5. «Гаилә һәм өмет» - иконалар ясау;
Конкурста катнашу шартлары чараның рәсми сайтында: www.zurart.it
Конкурска гаризалар бирү бушлай. Гаризалар 2020 елның 22 июненнән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр кабул ителә. Сайлап алынган 200 эш Италиядә, Удин шәһәрендә, экспозициядә тәкъдим ителәчәк, алар арасында төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча 20 җиңүче сайлап алыначак. Катнашучылар Дипломнар, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр (медальләр, кубоклар һәм сертификатлар) белән бүләкләнә, алар рәсми бүләкләү тантанасында шәхсән тапшырылачак яисә (катнашу мөмкин булмаганда) катнашучы анкетасында күрсәтелгән адрес буенча җибәреләчәк.