Бүген Түбән Баланда авылындагы күпфункцияле мәдәни үзәк үз ишекләрен ачты. Ул «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелде.
Яңа объектны ачу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, спорт министры Владимир Леонов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин катнашты.
Яңа клубны иске клуб белән янәшә төзеделәр. Авыл клубы базасында озак еллар буе Рус милли үзәге эшләп килә, бу вакыт эчендә «Калина» һәм «Веретенышко» фольклор коллективлары оештырылган. Алар райондагы барлык массакүләм мәдәни чараларда, «Каравон» Республика рус фольклоры бәйрәмендә катнашып килә.
Күпфункцияле үзәк заманча һәм җылы булачак - ул 50 урынга исәпләнгән. Моннан тыш, авыл мәдәният учагында китапханә дә урнашачак. Объектның проект бәясе - 10,5 миллион сумнан артык.
"Мин монда озак еллар район җитәкчесе, агрофирма җитәкчесе буларак эшләдем. Биредә күп кенә социаль объектлар төзелде, әмма клуб төзелешенә кадәр барып җитеп булмаган иде, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гыйльманов. - Ниһаять, миннән бу җаваплылык төште. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсе килә - районда программаларны тормышка ашыру өчен без ел саен 700, ә кайвакыт 800 миллион сум акча тотабыз. Бу - социаль объектлар, юллар төзелеше дә. Быел да, коронавируска карамастан, без аларны тормышка ашыруны дәвам итәбез".