ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2022 ел
җомга

Кичә 2022 елның 25 августында Мәскәүнең Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм гала-концерты узды.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсын игълан итә. Конкурска гаризалар 2022 елның 22 августыннан 31 октябренә кадәр кабул ителә.


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 24 - 28 августына кадәр Мәскәүдә ВДНХ үзәгендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Балалар мәдәни форумы 2022 уза.

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова беренче Балалар мәдәни форумын ачу тантанасында һәм форум кысаларында узган Россия Федерациясе мәдәният министрының "Мәдәни инициатива" ачык диалогында катнашты.

 

2022 елның 17-25 августында Кырым Республикасының Кара диңгез районы Межводное авылында Евразия халыклары Ассамблеясе ярдәме  белән «Алтын Мәйдан Кырым-2022» IX Халыкара фольклор инклюзив фестиваль-конкурсы узды. Чара Кырымның көнбатыш ярында 250 катнашучыны, 25 үзенчәлекле коллективны берләштерде.

2022 елның 26 августында 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә Бакый Урманчы исемендәге Республика премиясен тапшыру һәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

 

«Батырлык хәтере» Бөтенроссия иҗат патриотик фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. гариза һәм хезмәтләр 2022 елның 19 сентябренә кадәр кабул ителә.

 

2022 елның 30 августында 11:00 - 16:00 сәг. кадәр «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме узачак.

Концерт программасы 11:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда башлана һәм Бауман урамы аша Казан Кремленә кадәр гармунчылар парады белән дәвам итәчәк. Гармунчылар парадын Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкләячәк.

14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы оештырылачак.

2022 елның 29 августында 10:00 - 16:00 сәг кадәр «Чулпан» мәдәни үзәгендә (Җиңү проспекты, 48А) XIV Бөтенроссия татар фольклоры «Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы узачак. 

 


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 30 августында 11:00 - 16:00 сәг. кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында «Һөнәр» фестивале узачак.

Программада - бәйрәм концерты, һөнәрчелек остаханәсе, әдәби ишегалды һәм башкалар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International