РФ мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстандагы визитын ТР Милли китапханәсе һәм креатив индустрияләр Арт-резиденциясенә бару белән тәмамлады

2022 елның 15 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасына рәсми визит белән Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная килде.

Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә һәм креатив индустрияләрнең Арт-резиденциясендә булды һәм эш визитын креатив яшьләр белән очрашу белән тәмамлады.

Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр, шулай ук этник музыканы популяр платформаларда алга сөрү, халык-сәнгать һөнәрләрен үстерү өчен маркетплейслар булдыру, тәнкыйть, медиасәнгать институтлары һәм башка сораулар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International