30 августта 20:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янындагы мәйданда Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский җитәкчелегендә "Казан көзе" XII Халыкара опера фестивале узачак.
2022 нче елның 30 нчы августында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе эчендә һәм территориясендә бишенче яңа татар мәдәнияты Tat Cult Fest фестивале узачак. Төп программа көндезге өчтә башлана, шул ук вакытта кайбер мәйданчыклар инде төштән башлана.
1 сентябрь Белем көнендә «Сыйныф әкияте» Бөтенроссия әдәби конкурсының сайлап алу этабы башлана. Конкурс Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә язучылар һәм нәширләр ассоциациясе үткәрә.
2022 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда ХV Халыкара яңа музыка «Европа-Азия» фестивале узачак. Фестивальнең биш концертында Россия һәм чит ил музыкантлары башкаруында дөнья композиторларының заманча музыкасы яңгыраячак.
23 августта Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл һәм яңа Мәдәният йорты ачылды.
2022 елның 30 августында 11:00 - 21:00 сәг. кадәр «Наратлык урманы» паркында Химиклар мәдәният йорты янында ( Хөсәен Ямашев проспекты, 1) «Татарстан киберпанкы» фестивале узачак.
«Русское лето» масштаблы музыка фестивале илнең биш федераль округында узачак һәм 19 шәһәрне колачлаячак. Анда 100 меңнән артык кеше катнашачак.
24 август 18:00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмованың «Бу җәйне истә калдыр» дигән иҗат кичәсе була.
Аның башкаруында Казан саксофонисты Евгений Соколовның музыкаль озатуы астында яңа шигырьләр укылачак.
30 август Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары берьюлы ике вакыйганы - Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итәләр. Гадәттәгечә бу көнгә башкалада һәм республика районнарында кызыклы күңел ачу программасы әзерләнде.
Ел саен 25 августта Татарстан Республикасында һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көне билгеләп үтелә.