Әлмәт театрында сөйләм буенча үзенчәлекле мастер-класслар уза

2022 елның 16 октябре, якшәмбе

Бу көннәрдә Әлмәт театрында сәхнә чыгышлары буенча дәресләр үтә. Мастер-классларны Е.Ласкова сөйләм һәм ораторлык осталыгы мәктәбе укытучысы,  Б.Щукин исемендәге театраль институтның сәхнә сөйләме кафедрасы педагог-стажеры Жанна Матевосян алып бара. (Мәскәү шәһәре).

Әлмәт театры РФ театр әһелләре берлеге линиясе буенча грант отты. Акчалар укытучының юлына һәм эш хакына бүлеп бирелгән. Сөйләм осталыгы дәресләренә Әлмәтлеләр Бөгелмә театры артистларын да чакырдылар. Шулай ук үзенчәлекле дәресләрне  "Җиңел канатлар" урам театры артистлары да тыңлый.

Мастер-класслар өч көн барачак. Әмма педагог әйтүенчә әгәр артистлар тәкъдим ителгән күнегүләр буенча атнага бер генә тапкыр булса да шөгыльләнсәләр, бу бик яхшы нәтиҗә бирәчәк. Төркемдә 40 лап кеше шөгыльләнә. Педагог бу продуктивлыкка уңай йогынты ясый дип ышандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International