РФ мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар

2022 елның 15 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасына рәсми визит кысаларында Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар.

Визит барышында югары уку йорты студентларының проектлары, стартаплары, институтның иҗат коллективлары белән таныштылар.  

Шулай ук визит кысаларында "Абилимпикс" һәм "Worldskills" халыкара чемпионатлары җиңүчеләре Тимур Нуретдинов, Елизавета Ли белән очраштылар. 

Кунакларга Прототиплаштыру үзәге, проект офисы һәм Инжиниринг үзәге, "РФ тикшеренүләр уздыру өчен алдынгы инфраструктураны үстерү" федераль проекты, проект командаларына һәм студентлар инициативаларына ярдәм итүнең Акселерацион программасы тәкъдим ителде.

Шулай ук милли музыка инструментлары һәм кәсепләр күргәзмәсендә булдылар, концерт залында "Тарлан" фильмын карадылар.

"Цифрлы Арт-терапия" хакатоны җиңүчеләре дә игътибарсыз калмады - Казан дәүләт мәдәният институты студентлары министр урынбасарына беренче урынны алган проектлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International