Казанда #StagePlatforma заманча V балет фестивале узачак

2022 елның 14 октябре, җомга

2022 елның 5 ноябреннән 7 ноябренә кадәр Казанда #StagePlatforma V заманча балет фестивале (сәнгать җитәкчесе - М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ивенко) узачак.

Фестивальнең афишасы берничә «блоктан» тора: концерт программасы, лекцияләр һәм мастер-класслар сериясе,  региональ балалар-яшүсмерләр заманча хореография конкурсы.

Төп (концерт) программасы чаралары М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында 6 һәм 7 ноябрьдә узачак.

7 ноябрьдә фестивальнең гала-концерты булачак.

Чара турында алга таба тулырак игълан ителәчәк.

Фестиваль кысаларында беренче тапкыр заманча хореография балалар-яшүсмерләр конкурсы узачак. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче заманча хореография (контемп, модерн) башкаручы бию мәктәпләре, бию коллективлары укучылары (7 - 12 яшь) һәм юниорлар (13 - 16 яшь) катнаша алачак.

Конкурс ике этапта үтәчәк: читтән торып (видеоязмалар) һәм көндезге.

Конкурсның нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин:

https://drive.google.com/file/d/1b4Ecwm9H3w5MnT89i6WHBvqUVNi1bzN_/view

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International