ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 10 сентябреннән 13 ноябренә кадәр «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында заманча сәнгатьнең «Искусство быть: запредельно близко» дип исемләнгән инклюзив күргәзмәсе узачак. Татарстан халкы беренче булып “Гольфстрим” хәйрия фонды экспертлары сайлап алган илебезнең иң яхшы арт-объектларын күрә алачак.

 

2022 елның 14 сентябрендә 13:00 сәгатьтә Икенче Бөтенроссия ачык дистанцион (online) хәрби һәм патриотик җыр «Без данлы Гвардия уллары!» музыкаль фестиваль-конкурсы узачак.

«Без Бөек Держава өчен» Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында үткәрелә торган фестиваль-конкурс Россия гвардиясе көненә - 2 сентябрьгә туры килә.


27
август, 2022 ел
шимбә

2022 елның 26 августында 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә Бакый Урманчы исемендәге Республика премиясен тапшыру һәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

Хөрмәтле кинематографистлар һәм киносәнгатен яратучылар! Сезне чын күңелдән Россия киносы көне белән котлыйм!


26
август, 2022 ел
җомга

2022 елның 27-28 августында «Московский» мәдәни үзәгендә «Астра» I Халыкара иллюстрация фестивале узачак.

 

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында халыкара кинопроектлар питчингында катнашучыларның шорт-листы игълан ителде. Быел исемлек киңәйтелде, һәм вәгъдә ителгән 10 проект урынына программага 16 эш керде. 56 гаризадан Мисыр, Төркия, Һиндстан, Испания, Германия, Ливан, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, шулай ук Россия төбәкләреннән катнашучылар сайлап алынды.

2022 елның 27 августы 17:00 сәг. һәм 28 август 16:00 сәг. Казан яшь тамашачы театрында “Җәяүлеләр” спектакленең премьерасы узачак, ул башкала һәм республика көненә туры китерелде.

2022 елның 7 сентябрендә 18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният йорты сәхнәсендә иң борынгы театрларның берсе А.Н.Островскийның «һәрбер акыл иясенә җитәрлек гадилек» әсәре буенча Александр Славутский куйган «Глумов» (12+) заманча тарихын уйнаячак. 

2022 елның 30 августында 13:00 - 16:00 сәг. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданчыкта эшче яшьләрнең ел саен уздырыла торган «Безнең заман - Наше время» ачык республика телевизион иҗат фестивале концерты булачак. Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары 45 чыгышын күрсәтәчәк.

2022 елның 24 - 28 августына кадәр Мәскәүнең ВДНХ үзәгендә Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәмен белән Балалар мәдәни форумы 2022 уза.

Пәнҗешәмбе көнне РФ мәдәният министры белән "Мәдәни инициатива" ачык диалог кысаларында Халыкара балалар мәдәни форумында тәкъдим ителгән "Идел буенда эшләргә кирәкле булган 100 әйбер" медиапроекты 3 млн сум күләмендә дәүләт ярдәмен алачак, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы башлыгы Ольга Любимова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International