Бүген Казанда "Россиядә уйлап табылган" федераль проекты кысаларында Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында Креатив индустрияләр мәктәбен ачу тантанасы узды.
Федераль бюджеттан мәктәпне төзүгә 53 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Ачылышта Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная республика башлыгына рәхмәтен белдерде һәм Креатив индустрияләр мәктәбенең беренче укучыларына иҗади илһам һәм уңышлар теләде.
Мәктәптә 4 студия: фото- һәм видеоҗитештерү, интерактив цифрлы технологияләр, дизайн, анимация. Биредә 91 бала белем алачак.
Барлыгы ил буенча 25 Креатив индустрия мәктәбе ачылды.
Уку елы башыннан беренче атналарда мондый мәктәпләр Ханты-Мансий автономияле округында, Марий Эл, Башкортостан, Хакасия, Татарстан, Тыва, Мордовия һәм Бурятия, Томск, Әстерхан, Магадан, Самара, Белгород, Калининград, Тула, Калуга, Ульяновск, Новосибирск, Владимир, Саратов, Липецк һәм Амур өлкәләре, Красноярск, Краснодар крае һәм Кузбасста ачылды.
2022 елда Россиядә барлыгы 32 Креатив индустрия мәктәбе ачылачак. Учреждениеләр шулай ук Омск, Курск, Воронеж, Оренбург өлкәләрендә, Байкал арты ягында, Карачай-Черкес Республикасында һәм Калмыкия Республикасында ачылачак. Мәктәпләр мәдәният һәм сәнгать институтлары һәм көллиятләре, музыка һәм сәнгать училищелары, сәнгать мәктәпләре, иҗат йортлары, академияләр, методик үзәкләр базасында эшли.
Киләсе елда ил буенча шулай ук 32 Креатив индустрия мәктәбе ачылачак.