Бүген Татарстан Республикасына рәсми визиты вакытында Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән "Арча балалар сәнгать мәктәбе"ндә булдылар.
"Мәдәният" федераль милли проекты кысаларында 2022 елда "Арча балалар сәнгать мәктәбе" өстәмә белем бирү мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясалды.
Арча балалар сәнгать мәктәбе 2273,6 кв.м мәйданлы ике катлы бинадан гыйбарәт. Мәктәптә ике зал бар: зур зал - 174 кешелек, кече зал - 40 кешелек.
Бүгенге көндә мәктәптә фортепиано, баян, скрипка, синтезатор, аккордеон, домра, балалайка, гармун, гитара уен кораллары дәресләре, хореографик, сәнгать, агачтан уеп ясау бүлеге, театр өлкәсендә белем бирү юнәлешләре эшли.
Авыл җирлегендә балаларны музыкага җәлеп итү, сәнгать мәктәбе базасында музыка коралларында уйнарга өйрәтү максатыннан 9 филиал белем бирә, мәктәптә 851 укучы.