Бүген Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Штерә авылында «Мәдәният» федераль милли проекты кысаларында төзелә торган авыл мәдәният йортында булдылар.
Төзелеш өчен 12 385,66 мең сум акча бүлеп бирелгән - федераль бюджеттан 7 431,4 мең сум һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 954,26 мең сум. Клуб 50 кешелек урынлы.
Хәзер авыл мәдәният йорты каршында 10 мәдәни-ял итү берләшмәләре эшли, анда 114 кеше шөгыльләнә: «Сәйлән» һәм «Назгөл» балалар бию коллективлары, «Сердәш» өлкәннәр өчен бию коллективы, «Сүнмәс йолдызлар» театр коллективы, «Энҗе бөртекләре» өлкәннәр өчен чигәргә һәм бәйләргә яратучылар клубы, «Дуслык» җырларга яратучылар клубы, «Нур» тел-шигърият иҗатын яратучылар клубы, «Нульдән башлап» физкультура-сәламәтләндерү клубы һәм яшьләр өчен «Теннис» өстәл уеннарын яратучылар клубы, «Тамчылар» балалар җыр яратучылар клубы гамәлдә.
Авыл мәдәният йортын ачу ноябрь аена планлаштырыла.