Бүген Татарстан Республикасы Нурлат районында татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев һәйкәлен ачу тантанасы узды.
Тантаналы чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика театрларының баш режиссерлары, шулай ук күпсанлы мактаулы кунаклар, театр сөючеләр, нурлатлылар катнашында узды.
Кунакларны сәхнәләштерелгән тамаша белән каршы алдылар – Бикүле татар халык театры артистлары Габдулла Кариевның сәхнәдә беренче адымнарын күрсәтте. Ә якташыбыз, талантлы җырчы, халыкара премияләр лауреаты Рөстәм Насыйбуллин башкаруындагы җыр әлеге чарага тагын да дәрәҗә өстәде.
Район өчен генә түгел, тулаем республика өчен әһәмиятле булган чарада катнашучыларны Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.
«Безнең районыбызда республикада беренче тапкыр бөек мәдәният эшлеклесе, татар театрына нигез салучыга куелган һәйкәл аның кече ватанында ачыла. Аны халык, шәһәр һәм район кунаклары өчен мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә торган шәһәребезнең үзәк мәйданына урнаштырдык. Тиздән Габдулла Кариев исемен алган әлеге искиткеч, яңа гына төзелгән скверда фестивальләр, үзешчән театрлар, балалар-яшүсмерләр театр, курчак коллективлары конкурслары традициягә әверелер дип ышанабыз. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтовка, Татарстан Мәдәният министрлыгына, Кариев исемен мәңгеләштерү һәм аны төзүдә булышлык итү максатыннан, Нурлат районы инициативасын тормышка ашыруда ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез», – билгеләп үтте Алмаз Сәлим улы.
Алмаз Әхмәтшин чара барышында скульптор, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы Александр Дресвянниковка Рәхмәт хаты тапшырды.
Марат Әхмәтов та нурлатлыларны котлады, һәйкәл ачылуны бөтен республика һәм аерым алганда театр дөньясы өчен истәлекле вакыйга дип атады.
«Нигәдер шулай килеп чыкты, тарихта һәм җәмәгатьчелектә андый танылган шәхес лаеклы бәяләнмәде. Бүген гаделлек тантана итте», – ассызыклады Марат Готыф улы. Ул шулай ук Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинга күрсәткән инициативасы һәм татар телен һәм халык традицияләрен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
«Габдулла Кариевны татар театрының атасы дип атыйлар, ул «Сәйяр» труппасы җитәкчесе була. Шуңа күрә мин аның һәйкәлен узган, тәҗрибәсе булган һәм тирә-юньдәге чынбарлыкны бәяләүче шәхес, эскәмиядә утыручы итеп ясадым инде», – дип уртаклашты скульптор Александр Дресвянников. Сүз уңаеннан, ул Нурлатта безнең якташыбыз, танылган футболчы Галимҗан Хөсәеновка куелган тагын бер һәйкәл авторы.
Һәйкәл өстендә эш берничә ел элек башланган иде. Александр Дресвянников ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика конкурсында Кариев һәйкәле проекты белән катнашты һәм грант алды. Моның өчен ул танылган режиссер турындагы барлык материалларны өйрәнде, Колбай-Мораса авылындагы музейда булды.
«Минем уйларым тормышка ашуы – иң беренче чиратта Нурлат районы халкының казанышы. Кызыксыну булмаса, һәйкәл дә булмас иде», – билгеләде ул.