Бүген Татарстан Республикасы композиторлар берлеге бинасында “Европа-Азия” ХV Халыкара яңа музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.
Анда ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан шәһәре МБМУ «София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге» оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гөлишәмбарова, ТР Композиторлары берлеге рәисе урынбасары Зөлфия Әсәдуллина катнашты.
«KazanDigitalWeek-2022» халыкара форумы кысаларында 2022 елның 16-17 сентябрендә «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет мәгариф югары белем бирү учреждениесендә "Цифрлы «Арт-терапия» Хакатоны узачак.
Бүген Казанның Толстой урамында урнашкан 16А йортына күренекле татар шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булып узды. Шагыйрь бу йортта 2000-2020 елларда яшәгән.
7 нче сентябрьдән 11 нче сентябрьгә кадәр Алмата шәһәрендә 7th BAIQONYR International Short Film Festival узачак.
Татарстан Республикасын чарада Оксана Синчугованың "Нулевые" һәм Татьяна Черногузованың «Юха» кинокартиналары тәкъдир итәчәк.
2022 елның 16 октябрендә Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Red Style Fest» балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатына багышланган Халыкара күпжанрлы конкурс-фестивале уза.
«Ми Фа Соль» иҗат проекты балалар музыка мәктәпләрендә, балалар сәнгать мәктәпләрендә, балалар иҗат мәктәпләрендә һәм башка мәгариф учреждениеләрендә дистанцион музыка конкурслары, олимпиадалар һәм башка чаралар уздыру белән шөгыльләнә.
«Ми Фа Соль» иҗат проекты 2022 - 2023 уку елына чараларның расписаниесе белән танышырга чакыра.
«Залесный» мәдәни үзәге проекты Президент мәдәни инициативалар Фонды үткәргән Россия Президентының икенче грант конкурсында җиңде. "БАШКОРТ ХӘЗИНӘСЕ-MILLI" яңа этнопроекты «ХАЛЫК ХӘЗИНӘСЕ — MILLI» беренче грант проектының дәвамы булып тора һәм шулай ук Татарстан халыклары мәдәнияте традицияләрен өйрәнүгә, торгызуга, саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге Татарстанның театр өлкәсен яктыртучы журналистлар өчен махсус премиясен гамәлгә кую турында игълан итә.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мәгълүмати портал Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы, татар халкы мәдәнияте һәм традицион мөселман кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырыла.
Сайт берничә бүлектән торачак һәм гел яңартылачак.
Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 4 азәрбайҗан фильмы тәкъдим ителәчәк.