Бүген «МКМ: Молодежь.Культура.Менеджмент» III Республика форумында катнашучыларның проектларын тәкъдир итү булды.
Форум ял көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә старт алды. Анда Татарстан Республикасының мәдәният учреждениеләрендә эшләүче яисә үз мәдәни проектларын гамәлгә ашыручы 30дан артык район вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының профильле ирекле берләшмәләре әгъзалары катнашты.
28 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Зөя утрау-калачыгы тарих музееның күргәзмәләр залында Зөя утрау-калачыгының сукырлар мәктәбенең 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
28 октябрьдә 18.00 сәгатьтә “Әкият” татар дәүләт курчак театрында Татарстан Республикасы халык артисты Рәмзия Фәйзуллинаның тууына 60 ел һәм иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе була.
26 октябрь, 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.
2022 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында «Президент мәдәни инициативалар фонды грантына проект әзерләү» семинары узачак.
2022 елның 25 октябрендә 11.00 сәгатьтә «МКМ: Молодежь.Культура.Менеджмент» III республика форумында катнашучыларның проектларын тәкъдир итү булачак. Әлеге форум бу ялларда "Идел" яшьләр үзәгендә старт алды. Анда Татарстанның мәдәният учреждениеләрендә эшләүче яисә үз мәдәни проектларын гамәлгә ашыручы 30дан артык районы вәкилләре, шулай ук Татарстанның профильле берләшмәләре әгъзалары катнаша.
2022 елның 24 октябрендә XIII Регионара фестиваль-конкурсы финалистлары өчен йомгаклау сайлап алу туры башланды. Конкурс финалистлары үз спектакльләрен Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының кече һәм зур сәхнәсендә “Драматик театр” һәм “Курчак театры” номинацияләре буенча күрсәтәчәк. Өч көн дәвамында конкурсның жюри вәкилләре театр сәнгате буенча режиссер, әйдәп баручы актерлар һәм рәссамнар катнашында мастер-класслар үткәрәчәк.
Кичә кич белән "Җил артыннан йөгерүче" спектакле IV милләтара театр фестивале гран-при бүләген алуы билгеле булды. Ул 18-23 октябрьдә Коми-Пермяцк милли драма театрында Кудымкар шәһәрендә (Пермь өлкәсе) узды.
Кичә 23 октябрь “Әкият” Татар дәүләт театрында Николай Сладкий әкияте мотивлары буенча “Бобровый пруд” бәби-спектакленең премьерасы булды.
Бу - эссе җәй көне урман халкына булышкан кондыз турында интерактив спектакль.
29 октябрь сәг. 14:00 - 21:00 кадәр Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать Галереясында өр-яңа форматтагы «Сәнгать төне» акциясе узачак - төп тема Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» мәдәни мистик әсәре булачак, ә галереяның барлык чаралары сергә күмеләчәк.