«Бу спектакльне бөтен җирдә күрсәтергә кирәк»: «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе «Аршин мал алан» комедиясен тәкъдим итте

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе өчен вакытлы сәхнә урыны Пушкин мәдәни үзәге булды. Нәкъ монда айга өч тапкыр театрның спектакльләре уза, алар халык арасында популярлык казана.

Кичә Үзеир Гаджибековның опереттасы буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе күрсәтелде. Мөгаен, нәкъ менә бу спектакль Арт-резиденция репертуарында йолдыз булып тора.

Ул республика хакимияте вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте. Спектакльләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе секретариаты башлыгы Алина Гәрәева килде.

28 октябрьдә театр Әлмәт шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында (Р.Галиев ур., 20 нче йорт) куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International