30 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, сәнгать җитәкчесе, дирижер Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры үзенең «Туган көнең белән, джаз» дип аталган балалар өчен музыкаль программасын тәкъдим итә.
Концерт программасы бик мөһим датага – Россия джазының 100 еллыгына багышлана. Бәйрәм концертын «Джаз дөньясына сәяхәт» абонементы ача. Әлеге абонемент яшь тамашачыларга оркестрның алтын фондына кергән иң якты джаз номерларын тәкъдим итә.
Бу көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән яшь тамашачыларны сөендерәчәк. Программада рус һәм татар композиторларының танылган иң яхшы джаз әсәрләр һәм инструменталь композицияләре яңгыраячак.
Проект авторы һәм куючы режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова.
Сценарий авторы – Рөстәм Әхмәтов.
Алып Баручы – Агата Вәлиева.
Яшь чикләве 0+