Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында «Иделкәем & Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр фестивалендә җиңүчеләрне игълан итәчәкләр

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

2022 елның 26 октябрендә 16:30 сәг. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында балалар-яшүсмерләр театры (драма һәм курчак театры) коллективларын һәм “Иделкәем & Кариев варислары” XIII регионара фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Бүләкләү алдыннан балалар һәм яшүсмерләр коллективлары җитәкчеләре өчен Габдулла Кариев исемендәге театрның баш режиссеры, әйдәп баручы актерлары, рәссамнары катнашында театр сәнгатенең барлык төрләре буенча белем бирү мастер-класслары узачак.

I зональ тур дистанцион рәвештә узды. Дистанцион конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 13 театр коллективы йомгаклау турына чакырылган иде.

2022 елның 24 октябреннән 25 октябренә кадәр Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында XIII Регионара балалар-яшүсмерләр театр (драма һәм курчак театры) коллективлары һәм “Иделкәем & Кариев варислары” фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды.   

Йомгаклау туры ике номинация буенча үтте: «Драматик театр» һәм «Курчак театры». Конкурсның йомгаклау туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.

Бүгенге көндә Татарстанда мәдәният учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре каршында 300дән артык - балалар-яшүсмерләр театр һәм курчак коллективлары эшли, анда 10 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Балалар театраль һәм курчак театрлары коллективларының традицион конкурсына әверелгән «Иделкәем & Кариев варислары» мәдәни чарасы балалар театр сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру, балалар театр һәм курчак коллективлары репертуарында яңа әсәрләр барлыкка килү, режиссер-куючыларның иҗади эзләнүләрен активлаштыру максатларында уздырыла.

Балалар театр коллективлары конкурсы 1990 елда ук старт алды һәм "Алтын битлек" дип исемләнде, соңрак 2011 елдан "Иделкәем" дип атала башлады, ә 2019 елдан "Иделкәем & Кариев варислары" дигән исемне алды.

Быел оештыру комитеты адресына “Драматик театр” номинациясендә 70 гариза һәм “Курчак театры” номинациясендә 14 гариза бирелде. Гаризалар Татарстан Республикасының 31 муниципаль берәмлегеннән: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеев, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Сарман, Чирмешән, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән җибәрелгән иде. Шулай ук быел гаризалар Урта Идел буе төбәкләреннән: Марий Эл Республикасы, Удмурт һәм Чуаш Республикасы төбәкләреннән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International