«Иделкәем&Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективлары һәм студияләр XIII Регионара фестиваль-конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

26 октябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем&Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективлары һәм студияләре XIII Регионара фестиваль-конкурсы лауреатларын һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы булды.

Конкурсның "Гран-при" исеме "Бөгелмә шәһәренең "Техника йорты" МАМУ каршындагы "НОН - СТОП"  Халык АРТ-студиясенә бирелде, режиссер Диана Барсукова "Алисаның яңа ел маҗаралары" спектаклен әзерләде.

«Курчак театры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат - Менделеевск муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» МБУ «Алтын ачкыч» балалар театр коллективы яулады. Режиссер Марина Климова "Умка исемле дус" спектакле өстендә эшләде.

Танылган театр эшлеклеләре - конкурсның жюри әгъзалары 13 финалист коллективны билгеләде.

24 - 25 октябрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында фестиваль-бәйгенең йомгаклау туры буенча Гран-при һәм Лауреат исемнәрен алучылар ачыкланды. Барлык җиңүчеләр акчалата сертификатлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Быел фестиваль-конкурс яңа форматта узды. Өч көн дәвамында конкурсның жюри вәкилләре театр сәнгате буенча режиссерлар, әйдәп баручы актерлар һәм рәссамнар катнашында мастер-класслар уздырдылар.

2022 елда оештыру комитеты тарафыннан «Драматик театр» номинациясендә 70 гариза һәм «Курчак театры» номинациясендә Татарстан Республикасының 31 муниципаль берәмлегеннән 14 гариза кабул ителгән. Быел конкурста Урта Идел буе төбәкләре - Марий Эл, Удмуртия һәм Чуаш Республикасы да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International