27 октябрь 18:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Казанда шәрык базары» төрки халыкларның беренче Халыкара эстрада фестивале узачак, анда Россия Федерациясенең төрки телле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән осталар катнашачак.
Татарстан халык сәнгать һөнәрләре осталары башкала халкы һәм кунаклар өчен күргәзмә-ярминкәдә үз эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр. Теләге булган һәркем осталар эшләнмәләре белән таныша һәм авторлык бизәнү әйберләрен, кием-салым, милли кул эшләнмәләрен сатып алалачак:
Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы - милли чигешле эшләнмәләр (мендәр, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, сөлгеләр) һәм сувенир продукция;
«Buro Banu» ательесы - аксессуар төркем: чигүле яулыклар, баш киеме, беләзекләр, пута-кесәләр, бияләй, заманча гәүдәләнештәге милли мода;
Афанасьева-Хаҗиева Гөлназ һәм Родионова Ольга - милли рухта бизәнү әйберләре һәм ювелир шәмәилләр;
ИП - Шәмсетдинов А.С. - гореф-гадәтләргә нигезләнгән челтәрле милли бизәнү әйберләре;
«Гузәллек» ательесы - милли кием һәм аксессуарлар;
«Tatarscarf» галереясе - татар бизәкле яулыклар һ.б.