Татар филармониясендә Алексей Мельниковның фортепиано кичәсе узачак

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

27 октябрь 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «Филармониядә фортепиано кичәләре» циклы кысаларында беренче концерт булачак.

Рояль артында - яшь пианист, П.И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты - Алексей Мельников. 2022 елның май аенда пианист Татар филармониясе сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады һәм тамашачыларның күпсанлы үтенечләре буенча Алексей кабат яңа программа белән сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Кичә программасында: С. Рахманинов: Прелюдияләр соч. 23: ре мажор, до мино; соч. 32: си минор, соль-диез минор, ре-бемоль мажор; Соната № 2 соч. 36 (2 нче редакция); К. Дебюсси: «Фортепиано өчен 24 прелюдия» циклыннан музыкаль әсәрләр һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International