Татарстан Республикасында «Без бер агач тамырыннан» фин-угор халыкларының VIII республика фестивале узды

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

22 октябрь Яр Чаллы шәһәрендә «Без бер агач тамырыннан» фин-угор халыкларының VIII республика фестивале узды, фестивальнең концерт программасы алкышлар белән дәвам итте.

Программа, гадәттәгечә Россиянең фин-угор төбәкләрендә, шулай ук Финляндия, Венгрия һәм Эстониядә яшәүче тугандаш фин-угор халыклары көненә багышланган иде.

Тамашачыларны һәм артистларны бәйрәм белән Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов котлады. Фестивальне оештыручылар тарафыннан барлык коллективлар дипломнар белән бүләкләнде.

Концерт кереш өлештән башланды, анда фин-угор халыкларының өч вәкиле аналар образында мәдәниятнең һәм традицияләрнең барлыкка килү символы буларак туган телләрендә бишек җырын җырладылар һәм балаларга бишек җыры фонында өч халыкны берләштергән агач чәчәк атты.

Алга таба фестиваль лауреатлары - удмурт, мордва һәм мари фольклор коллективлары фин-угор халыкларының җыр һәм бию мәдәниятен күрсәттеләр.

Шулай ук иҗади номерларын махсус кунаклар - “Айкай” Дәүләт фольклор җыр һәм бию театры (Удмурт Республикасы), “Марий кундем” халык инструментлары оркестры һәм “Марий Эл Республикасы” Дәүләт бию ансамбле солистлары, “ZAKARIA” фолк-төркеме һәм “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (Татарстан Республикасы) тәкъдим итте.

Концерт программасы дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Шулай ук өч коллектив җитәкчесенә тәҗрибә уртаклашу буенча Карелиягә бушлай сәфәр кылуга сертификатлар тапшырылды.

Фестиваль Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблеясы, удмурт, мордва һәм мариларның төбәк Милли-мәдәни автономияләре, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Яр Чаллы шәһәренең «Родник» халыклар дуслыгы йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

Чара «2014-2023 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International