«ФормART» фестивалендә җиңүчеләр 2 ноябрьдә туры эфирда билгеле булачак

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан фестивальдә рәссам Даниил Сергеев «Танец» эше белән катнаша.

«ФормART» фестивале нәтиҗәләре 2 ноябрьдә онлайн-трансляция вакытында округның барлык регионнары вәкилләре: финалистлар, төбәк оештыру комитеты әгъзалары һәм жюри катнашында formartpfo.ru сайтында игълан ителәчәк.

Турыдан-туры эфирны теләге булган һәркем күзәтә ала.

Конкурсның приз фонды 450 мең сум тәшкил итә. I урынга ия булучы 200 мең сум, II урынга 150 мең сум һәм III урынга 100 мең сум грант бирү каралган.

Финалга чыгучыларның барлык эшләре, эш башкару процессының фото- һәм видеоматериаллары formartpfo.ru сайтында «финалистлар» бүлекчәсендә урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International