Татарстанда «TAT∙ARS∙TAN» конкурс хәрәкәте старт ала

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында «ТAT∙АRS∙TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында яшь талантлар республика конкурсының сайлап алу туры узачак.

180 нән артык башкаручы - балалар-яшүсмерләр конкурслары лауреатлары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр һәм җиңүче исеме өчен ярышачаклар.

«TAT∙ARS∙TAN» конкурс хәрәкәте биш юнәлешне үз эченә ала: музыкаль, хореографик, театр, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать.

Конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең гала-концерты 20 ноябрьдә 12:00-14:00 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының төп сәхнәсендә узачак.

Яшь талантларның гала-концертын "Пушкин картасы" программасы буенча карарга була.

Проект «Таткультресурсцентр» ДБУ белән берлектә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International