27 ноябрьдә Татарстан Республикасы кинотеатрларында Казахстан һәм Татарстан кинематографистлары төшергән «Тарлан» нәфис фильмының премьера алды күрсәтүләре башланды. Фильмның режиссеры Юлия Захарова Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы, Лениногорск, Зәй һәм Кама Аланы тамашачылары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алучы Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләренә һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә 2022 елда мәдәният өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыру өчен түбәндәгеләр лаек булды:
«Елның балалар китапханәсе-2022» һәм «Елның балалар китапханәчесе-2022» республика конкурсларында җиңүчеләр билгеләнде.
8 декабрь 18:30 сәгатьтә Татар филармониясендә Удмуртия Республикасының «ИТАЛМАС» дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле «Бәйрәмле Удмуртия» яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Сәнгать җитәкчесе - Владимир Фирстов. Программада: борынгы халык йолалары, заманча удмурт җырлары, шулай ук дөнья халыклары җырлары һәм биюләре.
2022 елның 6 декабрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Александр Рубцов. Тунис һәм Россия арасында» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак. Күргәзмә РФ Тунис Республикасы Илчелеге һәм Дәүләт Рус музее (Санкт-Петербург) ярдәме белән оештырыла.
Быелгы фестивальнең темасы - классика һәм неоклассика.
2022 елның 5-9 декабрендә Казан La Primavera камера оркестры сигезенче тапкыр «Абязов-фестиваль» мәдәни чарасын уздырачак.
Проект сәнгатьнең берничә төрен берләштерә: музыкаль, театр, хореография, рәсем, музей һәм жанрлар: классика, джаз, рок, этно, рәсем сәнгате, ком анимациясе, нәфис сүз. Быелгы тема итеп классиканы һәм неоклассиканы чагыштыру сайланды.
2022 елның 2 декабрендә 18:00 сәгатьтә Казан Ратушасында I Республика Инклюзив Балы узачак. Чараны «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе» коллективы оештыра. Коллектив инклюзив мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Кичә Казанның А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре арасында коррупциягә каршы көрәш темасына квест үтте.
7-8 кешедән торган 4 команда үзләренең коррупция темасына бәйле эрудиция һәм логик фикерләү дәрәҗәсен тикшерделәр.
Татарстан Республикасы делегациясе рәсми визит белән Бакуда. Әлеге визит кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Әзербәйҗан Республикасы мәдәният министры урынбасары Севда Йосыф кызы Мамедалиева белән очрашты.
2022 елның 26-29 ноябрендә Татарстан делегациясенең Әзербәйҗанга визиты кысаларында Бакуда Татарстан Республикасы мәдәниятен тәкъдир итәләр. Бу көннәрдә Әзербәйҗандагы милләттәшләр, татар милли оешмалары вәкилләре белән очрашулар уза.
Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.