Быелгы фестивальнең темасы - классика һәм неоклассика.
2022 елның 5-9 декабрендә Казан La Primavera камера оркестры сигезенче тапкыр «Абязов-фестиваль» мәдәни чарасын уздырачак.
Проект сәнгатьнең берничә төрен берләштерә: музыкаль, театр, хореография, рәсем, музей һәм жанрлар: классика, джаз, рок, этно, рәсем сәнгате, ком анимациясе, нәфис сүз. Быелгы тема итеп классиканы һәм неоклассиканы чагыштыру сайланды.
Сигезенче «Абязов-фестиваль» мәдәни чарасы кысаларында өч концерт куелачак, тыңлаучылар классик музыканың заманча һәм традицион яңгырау шедеврларын бәяли алачак.
Фестивальнең программасы:
5 декабрь, 18:30, Лютеран чиркәве
7 декабрь, 18:30, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы
9 декабрь, 18:30, С.Сәйдәшев исемендщге Дәүләт зур концертлар залы