Татарстан Республикасы делегациясе рәсми визит белән Бакуда. Әлеге визит кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Әзербәйҗан Республикасы мәдәният министры урынбасары Севда Йосыф кызы Мамедалиева белән очрашты.
Очрашу ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән Әзербәйҗан театрларының «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашуы, Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә һәм «7 көн эчендә кино» фестивалендә катнашуы турында сүз барды. Шулай ук җитәкчеләр Әзербәйҗан театрының юбилее уңаеннан оештырылачак чаралар хакында да фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 26-29 ноябрендә Әзербәйҗан Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза.