Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләренә һәм иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә грантлар бирү конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алучы Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләренә һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә 2022 елда мәдәният өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыру өчен түбәндәгеләр лаек булды:

- «Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе - «Халык мирасы» мультимедиа белем бирү проекты - 1 000 000 сум.

- Казанның МАМУ «Казан Ля Примавера камера оркестры» - Татарстан Республикасы интернат-мәктәпләрендә балалар өчен «Музыкаль табышмаклар» интерактив-викториналар концертлар сериясе - 1 000 000 сум.

- «Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее» ДБМУ - «Урман» агарту күргәзмә проекты - 500 000 сум.

- «Казан театр училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (техникум) - А.Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» повесте буенча куелган спектакль (узган тормыштан күренешләр) - 500 000 сум.

- Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәсе» МБМУ - иҗадын башлаучы шагыйрьләрнең район фестивале - 500 000 сум.

- Яшел Үзән муниципаль районының «Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге» МБУ - «Көчле рухлы-2. Донбас геройлары» - 500 000 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International