Татарстан Республикасының «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Александр Рубцов. Тунис һәм Россия арасында» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

2022 елның 6 декабрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Александр Рубцов. Тунис һәм Россия арасында» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак. Күргәзмә РФ Тунис Республикасы Илчелеге һәм Дәүләт Рус музее (Санкт-Петербург) ярдәме белән оештырыла.

Күп еллардан соң без Мехди Дуссның тырышлыгы белән тупланган Александр Рубцов (күргәзмәдә авторның 120 дән артык эше тәкъдим ителгән) әсәрләрен күрү мөмкинлегенә ия булачакбыз, картиналар Тунистан китерелгән.

Күргәзмә 2023 елның 26 февраленә кадәр ачык булачак. Билетларны «Пушкин картасы» програмасы кысаларында сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International