«Елның балалар китапханәсе-2022» һәм «Елның балалар китапханәчесе-2022» республика конкурсларында җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

«Елның балалар китапханәсе-2022» һәм «Елның балалар китапханәчесе-2022» республика конкурсларында җиңүчеләр билгеләнде.

«Елның балалар китапханәсе - 2022» республика конкурсында җиңүчеләр:

«Авыл һәм балалар» номинациясендә:

- “Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының авылара китапханә системасы” МБУ филиалы 40 нчы номерлы Елантово авыл китапханәсе - 1 урын;

«Балалар китапханәсендә китапханә-библиография һәм мәгълүмат культурасын формалаштыру эшен иң яхшы оештыру» номинациясендә:

- үзәк балалар китапханәләре өчен - “Биектау үзәкләштерелгән китапханә системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең Биектау үзәк балалар китапханәсе - 1 урын;

- балалар китапханә-филиаллары өчен - Яр Чаллы шәһәренең “Үзәкләштерелгән китапханә системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең филиалы 8 нче номерлы балалар китапханәсе - 1 нче урын.

«Елның балалар китапханәчесе - 2022» республика конкурсында җиңүчеләр:

«Елның балалар китапханәчесе» номинациясендә:

- Байкова Гөлназ Рамил кызы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Арча үзәкләштерелгән китапханә системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең район балалар китапханәсенең китапханәчесе - 1 урын;

- Назарова Елена Анатольевна, “Татарстан Республикасы Менделеев районының үзәкләштерелгән китапханә системасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең Балалар китапханәсенең китапханәчесе - 2 урын;

- Корбангалина Татьяна Александр кызы, “Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханә системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең 47 нче номерлы шәһәр балалар китапханә-филиалының әйдәп баручы китапханәчесе - 3 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International