2022 елның 2 декабрендә 18:00 сәгатьтә Казан Ратушасында I Республика Инклюзив Балы узачак. Чараны «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе» коллективы оештыра. Коллектив инклюзив мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Казан «Россиянең инклюзив баллары» федераль проектына кушыла, әлеге чара кысаларында илебезнең сигез шәһәрендә бер көнне бер үк вакытта инклюзив баллар узачак.
Проектны «Инклюзив ресурс үзәкге» (Самара) Президент мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән оештыра.
Бал Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры башкаруында, баш дирижёр һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов җитәкчелегендә җанлы музыка астында узачак. Бал кунаклары өчен «НеЗаМи» ансамбле һәм «Идеал» шоу-балеты чыгыш ясаячак.
Керү теркәлү буенча: 89655842782.
Бал җәмгыяте: https://vk.com/ball_for_all_kazan