Татар филармониясендә Удмуртия Республикасының «ИТАЛМАС» җыр һәм бию дәүләт ансамбле чыгыш ясаячак

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

8 декабрь 18:30 сәгатьтә Татар филармониясендә Удмуртия Республикасының «ИТАЛМАС» дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле «Бәйрәмле Удмуртия» яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Сәнгать җитәкчесе - Владимир Фирстов. Программада: борынгы халык йолалары, заманча удмурт җырлары, шулай ук дөнья халыклары җырлары һәм биюләре.

Ансамбль коллективы 70 артисттан тора: хор төркеме 30 кеше, балет төркеме 25 кеше, оркестр төркеме 15 кеше.

«ИТАЛМАС» ансамбле каршында Россиянең атказанган артисткасы, Удмуртиянең халык артисты Л.В. Мамонтова җитәкчелегендә балалар халык биюе мәктәп-студиясе оештырылган. Студиядә 100дән артык бала бию белән шөгыльләнә. 1962 елдан 2015 елга кадәр ансамбльнең сәнгать җитәкчесе А.В.Мамонтов булган (2015 елдан 2019 елга кадәр - мактаулы сәнгать җитәкчесе).

Коллективның репертуары күптөрле. Аның нигезен удмурт фольклоры тәшкил итә. Концерт «Филармониада» XV Халыкара сәнгать фестивале кысаларында узачак. Билетларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International