2022 елның 26-29 ноябрендә Татарстан делегациясенең Әзербәйҗанга визиты кысаларында Бакуда Татарстан Республикасы мәдәниятен тәкъдир итәләр. Бу көннәрдә Әзербәйҗандагы милләттәшләр, татар милли оешмалары вәкилләре белән очрашулар уза.
Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.
Татарстан Баку шәһәрендә Әзербәйҗан халкына «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын, «Безне туры юлдан алып бар!» Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фотопроектын, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары башкаруында «Ләйлә һәм Мәҗнүн» спектаклен тәкъдим итәчәк.