27 ноябрьдә Татарстан Республикасы кинотеатрларында Казахстан һәм Татарстан кинематографистлары төшергән «Тарлан» нәфис фильмының премьера алды күрсәтүләре башланды. Фильмның режиссеры Юлия Захарова Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы, Лениногорск, Зәй һәм Кама Аланы тамашачылары белән очрашты.
Казанда премьера алдыннан кино 30 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә «Республика» сәүдә үзәгенең «Синема 5» кинотеатрында куелачак.
«Тарлан» нәфис фильмын Россия кинотеатрларында 1 декабрьдән карагыз.