ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Узган ел «Биектау үзәк китапханә системасы»ның 34 нче филиалы - Чернышевка авыл китапханәсе,  Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурс сайлап алуында уңышлы катнашып, федераль бюджеттан биш миллион сум күләмендә финанс ярдәме алды.


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

Видеоконференцэлемтә режимында узган РФ Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында Ирада Әюпова «Мәдәният» илкүләм проекты максатларына һәм күрсәткечләренә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр ясады.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы коллективына Татарстан Республикасы мәдәният министрының яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры итеп Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. Ул китапханәгә  2015 елның гыйнварыннан башлап җитәкчелек иткән Сөембикә Җиһаншинаны алыштырды.


4
август, 2020 ел
сишәмбе

Проектның максаты - китап кибетләренең вакытлыча паузадан соң эшләренә кире кайтырга әзер булулары турында хәбәр итү. Проект кысаларындагы  беренче акция балалар аудиториясенә юнәлтелгән.

Бөтенроссия урам киносы фестивале кысаларында август дәвамында Татарстанның 40 ачык мәйданчыгында кино күрсәтү булачак. Бу фестивальне Татарстан инде алтынчы тапкыр кабул итә.

Конкурста катнашу өчен халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шәхси эшкуарлар чакырыла.


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары беренче тапкыр үз тамашачылары өчен ачык һавада уйнаячак. Моның өчен театр ишегалдында махсус сәхнә урнаштырылган.

Лабораториядә төрле шәһәрләрдән режиссерлар катнаша: Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск),  Регина Саттарова (Казан), шулай ук бер эскизны «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча Кариев театрының яшь режиссеры Эльдар Гатауллин куячак.


2
август, 2020 ел
якшәмбе

Тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International