Биектау районында модель китапханә ачылырга әзерләнә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Узган ел «Биектау Үзәк китапханә системасы»ның 34 нче филиалы - Чернышевка авыл китапханәсе,  Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурс сайлап алуында уңышлы катнашып, федераль бюджеттан биш миллион сум күләмендә финанс ярдәме алды.

«Модель китапханә проектын эшләүгә керешкәнче, без халыктан биредә нәрсә күрергә теләүләрен сорадык, - дип сөйләде Биектау үзәк китапханә системасы директоры Лилия Сәлимҗановна. - Нәтиҗәдә, китапханә берничә зонага бүленде: балалар өчен хезмәт күрсәтү; кызыксынулар буенча  клуб утырышы, китаплар һәм периодик басмалар уку; чаралар үткәрү; сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә,  кечкенә балалары булган ата-аналарга хезмәт күрсәтү. Моннан тыш, зоналар  төрле төркем килүчеләр бер-берсенә комачауламасын өчен планлаштырылган. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә авыл китапханәсе безнең халык өчен яңа белемнәр үзләштерү, иҗади идеяләрне тормышка ашыру, интеллектуаль ял һәм аралашу үзәгенә әйләнәчәк»

Заллар җиңел трансформацияләнә, стеллажларның бер өлеше күчмә тәгәрмәчләр куеп эшләнгән һәм алар исәбенә чаралар өчен урын бушатырга мөмкин.

Бүгенге көндә бинада агымдагы ремонт тәмамланган, эшчеләр җиһазлар куя, Интернет һәм Wi-Fi челтәрен көйләү белән шөгыльләнә. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә китапханәнең матди-техник базасы заманча программалы 8 компьютер, берничә ноутбук һәм планшетлар белән тулыланды. Элек укучыларга, ә биредә алар 700дән артык, бер компьютерны бөтен кешегә бүлешергә туры килә иде. Китапханә федераль электрон һәм мультимедиа ресурсларына тоташтырылачак.

Ремонт вакытында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең уңайлыгы турында да онытмаганнар. Алар өчен керү юлында пандус һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус бокслар урнаштырылган.

Шулай ук төзекләндерелгән китапханәдә букроссинг киштәсе барлыкка килде, анда теләгән һәр кеше теркәлмичә генә күңеленә хуш килгән китап сайлый, шунда ук яки өйгә алып кайтып укый алачак. Сүз уңаеннан, китап фонды быел якынча 2 мең китапка яңартылачак. Беренче һәм икенче катларда утыру урыннары каралган. Шулай ук китапханәдә интерактив такта белән җиһазландырылган 20 кешегә исәпләнгән конференц-зал барлыкка килде. Аның ярдәмендә хезмәткәрләр балалар һәм яшүсмерләр белән эшләгәндә кызыклы форматлар куллана ала: иҗади ринглар, әдәби караоке, лекция-перфоманслар.

Китапханәне ачу октябрь башына планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үзгәрешләр Спас һәм Арча районнарында урнашкан тагын ике китапханәгә кагылачак. 2019 елда модель китапханәләр Яшел Үзән районынң Бело-Безводное китапханәсе базасында һәм Кукмара районында Әсән-Елга авыл китапханәсе базасында ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International