Кариев театрында икенче тапкыр «TAMGA» режиссерлар лабораториясе ачылды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

II «TAMGA» режиссерлар лабораториясе быел халык һәм автор әкиятләренә багышланган. Анда  төрле шәһәрләрдән режиссерлар катнаша: Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск),  Регина Саттарова (Казан), шулай ук бер эскизны «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча Кариев театры яшь режиссеры Эльдар Гатауллин да куячак.

Алар җиде көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк. 8 августа эскизлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. II «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтьчеләре Алексей Гончаренко һәм Андрей Пронин (Санкт-Петербург) чакырылган.

Татар халык әкиятләре буенча Марфа Горвиц «Камыр Батыр» һәм Павел Зобнин «Падишах хатыны һәм Алтынчәч» эскизларын куя.  Регина Саттарова Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» шигъри әкияте буенча эскиз-бродилка тәкъдим итәчәк. Эльдар Гатауллин исә Алексей Житковскийның «Бүре башлы кыз» әкиятен куя. Әлеге пьеса 2020 елның февраль аенда узган пьесалар «читка»сы вакытында иң күп тамашачы тавышын җыйды, бу аның «TAMGA» лабораториясендә катнашырга лаеклы булуын күрсәтте.

Агымдагы вәзгыятьтә иң мөһиме – сәламәтлек, шуңа күрә театр үткәргән чаралар уңайлы һәм имин шартларда үтсен өчен без барлык чараларны да күрдек: бинага кергәндә кулларны дезинфекцияләү өчен дозаторлар, тамаша залында бактерицид нурландыргыч куелган. Тамашачылар шахмат тәртибендә утыртыла. Кунакларны барлык саклык чараларын күрүләрен сорыйбыз: театрга кергәндә битлек һәм перчаткалар кию зарур.

Кыскача белешмә: беренче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе Кариев театрында 2019 елның апрелендә узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән чакырылган 4 яшь режиссер катнашты: Мәскәүдән – Екатерина Корабельник һәм Александра Ловянникова, Уфадан – Ильшат Мөхетдинов, Норильск шәһәреннән – Тимур Фәйрузов. Лабораториядә эшләнгән  эскизлар зур кызыксыну уятты. Дүрт эскизның икесе тулы спектакль булып репертуарга керде. «Сәлам, Актәпи» (Е.Корабельник) һәм «Йомрыбаш» (А.Ловянникова) спектакльләренең премьералары 2019 елның көзендә күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International