Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры итеп Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. Ул китапханәгә  2015 елның гыйнварыннан башлап җитәкчелек иткән Сөембикә Җиһаншинаны алыштырды.

«Киләчәк китапханәсен булдыру – үз алдына зур бурычлар куя торган эш. Бу урынга тармактагы вәзгыятьне читтән күргән, әмма административ һәм оештыру эшендә зур тәҗрибәгә ия булган кеше кирәк иде. Мәдинә Фатыйховна катлаулы чорларда команда  оештыра һәм аны саклап кала белгән кеше», - дип ассызыклады ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итеп.

Сөембикә Разил кызы Җиһаншина коллективка җайга салынган уртак эшләре өчен рәхмәт әйтте,  күрсәткән ышанычлары өчен  мәдәният министрына һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде.

Бүгенге көнгә кадәр Мәдинә Тимерҗанова «Яңа гасыр» («ТНВ») телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары булып эшләде. «Казан» телерадиокомпаниясен (2006 - 2016), мәгълүмати, аналитик һәм мәдәни эшчәнлеккә ярдәм итү буенча «Хөррият» коммерцияле булмаган фондын җитәкләде.

Мәдинә Тимерҗанова «тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган (1979 ел). Евразия телевидение һәм радио академиясе әгъзасы. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. ТР Президенты Указы белән массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт иткән өчен  «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International