Сөембикә Җиһаншина ТР мәдәният министрының яңа урынбасары булды

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы коллективына Татарстан Республикасы Мәдәният министрының яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфа  элек ТР Милли китапханәсен җитәкләгән Сөембикә Җиһаншинага тапшырылды. Ул ведомство җитәкчесенең дүртенче урынбасары булды һәм мәгълүмати-аналитик эшчәнлекне, тармакны һәм мәдәният учреждениеләре челтәрен мониторинглау, дәүләт программаларының («2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы; «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм  башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы; «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2022 еллар)» дәүләт программасы) үтәлешен, шулай ук хокук бозуларны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләрен контрольдә тотачак.

Сөембикә Җиһаншина «тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын (1990 ел), «китапханә һәм мәгълүмати фәннәр» белгечлеге буенча Урбан-Шампейн шәһәрендәге Иллинойс университетын (1995 ел) тәмамлаган, Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтында  һөнәри әзерлек үткән (2006 ел).

Сөембикә Разил кызының бөтен хезмәт эшчәнлеге ТР Милли китапханәсе белән бәйле, ул анда гади китапханәчедән директорга кадәр  юл үткән. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2013 ел). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2000 ел), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты (2011 ел), мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен бирелә торган Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты (2012 ел) белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International