Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары беренче тапкыр үз тамашачылары өчен ачык һавада уйнаячак. Моның өчен театр ишегалдында махсус сәхнә эшләнде.
Оештыручылар тарафыннан барлык саклык чаралары да күрелә. Ачык һавада куелган һәр спектакльне берьюлы 50 кеше карый алачак. Алар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанция тәэмин ителә, урыннар шахмат тәртибендә билгеләнгән. Спектакль алдыннан тамашачыларның тән температурасын үлчәп, битлекләр һәм перчаткалар бирәчәкләр.
Якын көннәрдә күрсәтеләчәк спектакльләр афишасы:
5 август, 19:00 - Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" музыкаль комедиясе;
6 август, 19:00 –Хай Вахитның "Туй алдыннан" моңсу комедиясе;
7 август, 19:00 - Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм" мелодрамасы;
12 август, 19:00 - Шамил Фәрхетдиновның "Алтын көз" комедиясе;
13 август, 19:00 - Хай Вахитның "Кияүләр" музыкаль комедиясе;
14 август, 19:00 – Туфан Миңнуллинның "Алай түгел, болай ул!" комедия-скетчы;
15 август, 19:00 - Шамил Фәрхетдиновның "Мәхәббәт баскычы" комедиясе.
Билет бәясе 300 сумнан 800 сумга кадәр.
Тамашачыларга транспорт чарасын кую өчен саклана торган урыннар каралган. Администрация сүзләренә караганда, спектакльләр, һава торышы начар булган очракта да, уздырылачак, тамаша мәйданчыгы өстендә яңгырдан саклау өчен тент урнаштырылган.