Халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан бирелә торган ТР Хөкүмәте грантларына гаризалар кабул ителә

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2020 елның 20 июленнән 20 августына кадәр Халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан бирелә торган ТР Хөкүмәте грантлары өчен гаризалар кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шәхси эшкуарлар чакырыла.

Гаризалар Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт адресы буенча 113 кабинетта кабул ителә. (Элемтә өчен: Инсапова Гүзәл Мансур кызы, (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru) Гаризалар кабул итү өчен соңгы көн – 2020 елның 20 августы.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү тәртибен раслау турында» 2015 елның 25 маендагы 368 номерлы карары нигезендә үткәрелә (Татарстан Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 июлендәге карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән).

Конкурсның максаты - халык сәнгать һөнәрчелеге осталарының һәм оешмаларының иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр бирү, халык сәнгате кәсепләре эшләнмәләрен җитештерү һәм гамәлгә ашыру өчен чаралар күрү, Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсепләрен торгызу, саклау һәм үстерү буенча иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат, шулай ук документлар формаларын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/2020-god.htm

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Субсидияләр рәвешендәге, шул исәптән конкурс нигезендә билгеләнгән, грантлар бирү тәртибен билгели торган норматив хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында» 2019 елның 27 мартындагы 322 номерлы карары нигезендә грантлар бирү тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелгән, шуңа бәйле рәвештә документ белән игътибарлырак танышырга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International