Видеоконференцэлемтә режимында узган РФ Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында Ирада Әюпова «Мәдәният» илкүләм проекты максатларына һәм күрсәткечләренә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр ясады. Алар Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында» (21.07.2020, № 474) Указы нигезендә формалаштырылды. Документ буенча 2030 елга мәдәни чараларга килүчеләр саны, 2019 ел күрсәткече белән чагыштырганда, өч тапкырга артырга тиеш.
Ирада Әюпова әлеге мәсьәләгә бәйле 3 аспектны аерып күрсәтте: килүчеләр буенча базаны санау методологиясе, массакүләм чараларга йөрүне санауның дөреслеге һәм стратегик аспект.
Әйтик, 2030 елда мәдәният учреждениеләренә 90 млн. кеше килергә тиеш. Шул ук вакытта әлеге күрсәткечне исәпләгәндә онлайн-чаралар, бушлай чаралар, шулай ук мәгариф оешмаларындагы чаралар исәпкә алынмаган. Мәдәният министры фикеренчә, нәкъ менә шундый чараларның көчле үсеш потенциалы бар, һәм алар киләчәктә куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу аспектта тагын бер мөһим фактор бар – мәдәни чаралар үткәрелә торган оешмалар исемлеген киңәйтү. Хәзерге вакытта мониторингта бары тик ведомство карамагындагы мәдәният оешмалары гына исәпкә алына. Шул ук вакытта республикада коммерцияле булмаган оешмалар, иҗат берлекләре, халыклар дуслыгы йортлары, мәгариф оешмалары көче белән күп кенә мәдәни чаралар үткәрелә.
Массакүләм чараларга йөрүне дөрес санауга кагылып, министр ачык мәйданчыкларда массакүләм чаралар вакытында эшләүче хокук саклау органнарының хисапларында катнашучылар саны турында мәгълүмат якынча бирелүенә игътибар юнәлтте.
«Бүген инде исәпләүнең төгәл ысуллары бар, мәсәлән, кәрәзле операторларның мәгълүматлары нигезендә. Тик шул ук вакытта мондый мәгълүматларны тапшыруның регламент механизмнары юк. Әлеге ысулны файдаланганда, оештыручыларга чара үткәрү территориясендә (аларны геолокацияләү нигезендә) кулланучылар булу турында мәгълүмат алу өчен кәрәзле операторлар белән килешүләр төзергә кирәк булачак. Ләкин сүз кәрәзле операторларның шәхси мәгълүматларны хәбәр итүе турында бармый», - дип аңлатты министр.
Моннан тыш, онлайн-чара тамашачыларын теркәү өчен, бушлай онлайн-чакырулар яки билетларны активлаштыру схемасын да кулланырга мөмкин булыр иде.
Өченче аспект – стратегик – мәдәни чараларга йөрүләр санын яңа максатчан аудиторияләрне җәлеп итү исәбенә арттыру. «Бу мәсьәләдә максатчан аудиторияләр белән адреслы эш алып бармыйча булмый, - дип төгәлләштерде спикер. – Республикадан читтә яшәүчеләр өчен дә безнең контентка реклама ясау мөмкинлеге бар. Бу мәсьәләне без, аерым алганда, Яндекс компаниясе белән берлектә эшлибез. Бу гомуми проблема һәм һәр регион үз алымын сайлый ала».