Нәшер итүчеләр, федераль һәм төбәк китап кибетләре, шулай ук танылган авторлар масштаблы «Китап сезоннары» проекты башлануы турында игълан итә. Проектның максаты - бөтен Россия буенча укучыларга ярдәм итү һәм китап кибетләренең вакытлыча паузадан соң эшләренә кире кайтырга әзер булулары турында хәбәр итү. Проект кысаларындагы беренче акция балалар аудиториясенә юнәлтелгән.
«Безнең төп укучыларыбыз, һичшиксез, балалар, аларның саны илебездә 33 миллионга якын. Һәм бу акция алар һәм аларның әти-әниләре өчен. Яңа уку елы алдыннан китап кибетләре ассортиментында заман белән сыналган классика һәм балалар өчен яңа уку-укыту, сәнгать һәм фәнни-популяр әдәбият. Бу китаплар балаларга җәйне файдалы итеп үткәрергә һәм сентябрь аенда мәктәпкә зур кызыксыну белән килергә ярдәм итәчәк. Ата — аналар һәм педагоглар әлеге акциянең барлык мөмкинлекләрен дә бәяләр һәм төрле яшьтәге китап укучылар янә китап алырга килер, дип ышанам», - диде Россия Китап берлеге президенты Сергей Степашин.
Акция вакытында китап кибетләре балалар китапларына 30% ка кадәр ташлама бирә. Акциядә барлыгы 20дән артык әйдәп баручы балалар нәшрияты һәм 1 меңнән артык китап кибете катнашачак, шул исәптән Татарстан Республикасында урнашканнар да.