Тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Кулланучылар хокукларын саклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә алдан, җиде көннән дә соңга калмыйча, хәбәр итү шарты белән, ачык мәйданчыкларда бер үк вакытта 50дән артмаган кеше катнашында ял итү, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, белем бирү, реклама һәм башка шундый чараларны оештыру рөхсәт ителә», — диелә документта.