Татарстанда Бөтенроссия урам киносы фестивале узачак

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Бөтенроссия урам киносы фестивале кысаларында август дәвамында Татарстанның 40 ачык мәйданчыгында кино күрсәтү булачак. Бу фестивальне Татарстан инде алтынчы тапкыр кабул итә.

5 августта фестиваль Әгерҗе, Азнакай, Арча, Аксубай, Базарлы Матак, Апас, Олы Әтнә, Алексеевск, Актаныш, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Кама Аланы, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Болгар, Теләче, Тукай районнарында, Урыссу шәһәрләрендә узачак. 7 августта – Тәтештә, 8 августта - Кайбыч, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада, 11 һәм 16 августта – Казанда, 28 августта – Менделеевскида була.

Казанда фестиваль Горький паркында узачак, тагын бер мәйданчык аныклану этабында.

Гадәттәгечә, Бөтенроссия урам киносы фестивален 5 августта Россиянең 1000нән артык шәһәре кабул итәчәк. Миллионнан артык тамашачы яшь режиссерлар төшергән кыска метражлы иң яхшы фильмнарны бәяли алачак. Фестиваль программасында: Александр Назаровның «Подводник», Иван Петуховның «Подвиг», Антон Мамыкинның «Белым по черному», Ян Гэның «Ничто не может помешать нам любить», Светлана Устинованың «Маруся», Дмитрий Григорьевның «Ecolove», Иван Соснинның «Большая Восьмерка», Араик Крпоянның «Интересное кино», Алена Корчагинаның «Трудности перехода», Аксинья Гогның «Обмен» фильмнары бар. Программаның гомуми хронометражы - 134 минут.

Фильмнар Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән куркынычсызлык 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International